Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Югары дәрәҗәдә

Хакимиятнең актлар залында ТР хәрби комиссары Сергей Погодин катнашында агымдагы ел нәтиҗәләре буенча видеобрифинг узды.

Еллык нәтиҗәләр Әтнә өчен бик куанычлы. Хәрби хезмәт белән бәйле тармакларның кайсын алсаң да, Арча һәм Әтнә хәрби комиссариаты, әлбәттә, районыбыз да бары уңай яктан телгә алынды. Әйтик, хәрби хезмәткә чакырылыш, хәрби-учет белгечләре әзерләү, хәтта, мәгълүмати хәбәрдарлык буенча да алдынгылар арасында. Соңгысы, күңелгә аеруча якын булды. Сергей Погодин әйтмешли, “Бишенче хакимият һәрвакыт һәм һәр җирдә кирәк”. Вакытлы матбугат чаралары турында шулай диде ул.

Күңелле өлеше, һәрвакыттагыча, соңыннан узды. Россия Федерациясенең тармак бүләкләре тапшырылды. Моннан соң ул хакимиятнең актлар залында дәвам итте. Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, “Үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү эшендәге хезмәтегез, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру эшен оештыру һәм уздырудагы нәтиҗәле хезмәтегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәм, диелгән ТР хәрби комиссары Сергей Погодинның ”Рәхмәт хаты”нда.

Ә менә хәрби комиссар Алмаз Борһанов РФ оборона министры боерыгы нигезендә “Һәлак булган Ватан сакчылары хатирәсен саклаудагы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде. Бәхәссез, ветераннар белән эш бездә яхшы оештырылган. Ялгыш фикер яздым; бездә, гомумән, хәрби эшчәнлек белән бәйле эшләр югары дәрәҗәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев