Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Курчак театры, бармак уеннары...

Кичә,

30 нчы гыйнвар  көнне,  “Ак калфак" оешмасы, Түбән Бәрәскә авылы китапханәсе һәм"Гөлкәй" балалар бакчасы бергәләп  татар әкиятләреннән курчак театры, бармак уеннарын балаларга күрсәттеләр.

       Шулай ук кичә барышында балалар да бик теләп,  әкиятләрдә катнашып, сорауларга жавап биреп,кызыксынып утырдылар.

Кайбер әкиятләрдән инсценировкалар да күрсәтеп киттеләр.

      Тәрбиячеләр "Кәжә белән сарык", "Чуар тавык" әкиятләрен өстәл театры итеп сөйләп күрсәттеләр. Мондый кичәләрне балаларыбыз бик ярата, бик теләп катнаша. Балалар менә шулай  әкият геройлары аша, халкыбызның бик матур сыйфатларына өйрәнәләр, үзләренә киләчәккә рухи азык туплыйлар.

Алсу Хәйруллина, 

Түбән Бәрәскә авылы китапханәчесе. 

Автор фотолары. Фотоларга әти-әниләр ризалыгы бар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев