Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Табиб эссене җиңел кичерү өчен 10-15 минут саен су эчәргә киңәш итә

Яшелчә, яшеллек һәм җиләк-җимеш шулай ук эсселекне җиңел кичерергә ярдәм итәчәк.

Россиядә яшәүчеләргә эссене җиңел кичерү өчен күбрәк су һәм яшел чәй эчәргә, ботка, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Эссе һава шартларында һәр 10-15 минут саен 1-2 йотым су эчәргә кирәк. Бераз цитруслы җиләк-җимеш һәм бөтнек өстәргә мөмкин. Яшел чәй (көненә 2-4 стакан) сусауны басарга ярдәм итә, аның составында катехиннар бар, ул картаюга юл куймый торган куәтле антиоксидантлар», — диде «СберЗдоровье» медицина онлайн-сервисы диетологы Маргарита Макуха.

Яшелчә, яшеллек һәм җиләк-җимеш шулай ук эсселекне җиңел кичерергә ярдәм итәчәк — аларның антиоксидант тәэсире бар, ә клетчатка ашкайнату процессы өчен уңай тәэсир итә, майлар һәм углеводлар үзләштерелүен акрынайта, анда минераллар һәм витаминнар бар, дип аңлатты белгеч.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/16-07-2021/tabib-essene-i-el-kicher-chen-10-15-minut-saen-su-ech-rg-ki-sh-it-5830495

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев