Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Җәйге эсседән ничек сакланырга?

Бу очракта нишләргә кирәк? Әтнә район больницасы КДЛ табибы Энҗе Садыйковага әлеге сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Көннәр бик кызу тора. Шуңа да сәламәтлекне саклап калыр өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш ителә: 11.00-17.00 сәгать аралыгында кояш бик актив кыздыра, урамга чыгудан тыелып торыгыз. Урамга чыгарга туры килсә, иркен ачык төстәге чын тукымадан тегелгән киемнәр киегез, баш киемен дә онытмагыз.

Җәйге эсседә сыеклыкны көнгә 1,5-3 литр эчәргә кирәк. 8.00-12.00 һәм 16.00-20.00 сәгатьләргә кадәр сыеклыкны аз порцияләр белән 1-2 йотым гына, әмма еш эчәргә киңәш ителә. Кояшның нык кыздырган вакытында сыеклыкны мөмкин кадәр азрак кулланыгыз. Тәкъдим ителгән сыеклыклар: лимон согы, су, җылы су, балсыз яшел чәй, газсыз минераль су, компот, морс. Сыра, аракы яки алкогольле эчемлекләр кулланмагыз.

Эсседә ашауга да нык игътибар итәргә кирәк. Йоклар алдыннан ит кебек авыр үзләштерелә торган ризыкларны ашау тыела. Беренчедән, мондый төр азыклар эшкәртелгәндә эсседә тән температурасы күтәрелергә мөмкин, икенчедән, бу вакытта күпләп тир бүленеп чыга. Организм суынсын өчен хөрмә, банан, алма кебек җимешләр, яшел һәм ак төстәге яшелчә, җиләк-җимеш, пешкән тавык, балык ашарга кирәк. Кондиционер булган бүлмәдә һава температурасын +22, +23 градустан төшермәгез. Чөнки кондиционерны дөрес итеп кулланмау аркасында салкын тияргә мөмкин. Эш урыныгызда яки йортыгызда кондиционер булмаса да, һаваны суытып була. Моның өчен вентилятор алдына савыт белән су куярга кирәк. Вентилятор өргән җылы һава суны бик тиз парга әйләндерә һәм шуның белән бүлмәдәге һаваны 2-3 градуска суыта.

Эссе һава бүлмәгә тәрәзә аркылы керә. Шуның өчен көндезге эсседә тәрәзәләрне ябык килеш, ачык төстәге пәрдәләр белән капларга киңәш ителә. Йөзәргә яратучыларга да бер киңәш бар: суга кисәк кенә чуму зыянлы. Температура төшү йөрәк эшчәнлегенә зыян сала. Су коеныр алдыннан күләгәле урында бераз гына суынырга кирәк. Үтә салкын душка керү дә зыянлы. Салкын суда кан тамырлары кысыла, аннан кинәт кенә киңәя. Эсседә иң яхшысы – җылымса су белән коену.

Җәйге эссе көннәрдә шушы авыр булмаган кагыйдәләрне үтәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев