Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

12 мәктәп , барысы да инглиз телендә... - Әтнәдә бу!

Бүген , 31 гыйнварда,

Олы Әтнә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укый торган бинаның актлар залында,  инглиз телендә белем бирүнең сыйфатын яхшырту максатыннан, менә ничәнче ел рәттән татар авылы мәктәпләрендә дә  инглиз телендә мәктәп театр коллективларының  Республика фестиваль-конкурсы үткәрелә.

Бүген әнә шул бәйгенең  муниципаль этабында  катнашкан 12 мәктәп коллективы инглиз телендә спектакль уйнады.

Телен аңласаң, карарсың, дигәндәй безнең журналистыбыз Фәридә Филатова да карап кайтты спектакльләрне. "Шулкадәр карарга рәхәт, киемнәр матур, ни дәрәҗәдә төгәл, камил сөйләшкәннәренә генә бәя бирә алмыйм, ә театраль осталык бар, режиссер осталыгы да сизелә",- диде ул.

Әлегә фотоларын карый торыгыз.

Фәридә Филатова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев