17нең 3е - кызыл
Мәгариф

17нең 3е - кызыл

Олы Әтнә мәктәбендә дә 2021 уку елын тәмамлаган егет-кызларга "Аттестат"лар тапшырдылар.

Әлеге чара "Затлы" кафесында - тантаналы шартларда узды. Мәктәп директоры, завучлар, укытучылар, килгән кунаклар чыгарылышларга ихлас теләкләрен җиткерделәр, уңышлар теләделәр.

Директор Гөлүсә Илдар кызы 17 егет-кызга аттестатлар бирде. Соңыннан бәйрәм өстәл артында дәвам итте.


Нет комментариев