Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мишустин: Россиянең кайбер төбәк мәктәпләрендә 1 сентябрьдән укулар башланачак

Компьютер укытучы һәм укучының тере аралашуын алыштыра алмый дип саный РФ Премьер-министры.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте яңа уку елында дистанцион укыту форматына күчүне хупламый. Кайбер төбәкләрдә 1 сентябрьдән мәктәпләр гадәти режимда ачылыр дип көтелә. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин РФ Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда хәбәр итте.

«Вазгыять төрлечә була, әмма тулаем алганда, без 1 сентябрьгә «нормаль» эшләргә әзерләнәбез дип әйтә алам. 20 августта һәр төбәк буенча ахыргы карар кабул ителәчәк. Дистанцияле аралашуны минимальләштереп, балаларны мәктәпкә җибәрербез дип өметләнәм», - диде Мишустин.

Россия Премьер-министры РФ Хөкүмәтенең мәктәп укучыларын дистанцион укытуны үстерү буенча планнары юк, дип искәртте.

«Дистанцион форматта укуга ихтыяҗ саклана, онлайн өстәмә белем бирү төрле яшьтәге кешеләр арасында популярлашты. Бу традицион мәгариф формаларыннан баш тарту дигән сүз түгел. Компьютер укытучының һәм укучының җанлы аралашуын беркайчан да алыштыра алмый. Без цифрлы технологияләрне традицион укытуга өстәп, акыллы һәм акланган куллану турында гына сөйлибез», - дип аңлатты Россия Хөкүмәте Рәисе.

Михаил Мишустин бүген ил парламентының түбән палатасында РФ Министрлар Кабинеты эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/22-07-2020/mishustin-rossiyane-kayber-t-b-k-m-kt-pl-rend-1-sentyabrd-n-ukular-bashlanachak-5758391

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев