Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Путин БДИ срогын игълан итте

Бүген Федерация Советында узган дистанцион белем бирү мәсьәләләре буенча киңәшмә барышында Россия Президенты БДИ-2020не үткәрү срокларын атады.

Президент хәбәр иткәнчә, имтиханнар 29 июньдә башланачак.

Ул аңлатып узганча, илдә коронавирус эпидемиясе кимү тенденциясе күзәтелә. Шул сәбәпле Бердәм дәүләт имтиханы бөтен ил буенча үткәреләчәк.

Владимир Путин быел БДИны вузга укырга керергә теләгән чыгарылыш сыйныф укучылары гына тапшырачак, ә калган унберенче сыйныф укучылары агымдагы өлгереш буенча аттестацияләнәчәк, дип искәртте.

Әйтик, БДИның төп дулкыны 29 июньдә башлана. Шул ук вакытта өстәмә чор да планлаштырылган, аның вакытында имтиханнар июньдә эшли алмаганнар тапшырачак. Шулай ук өстәмә чорны җәй көне генә түгел, киләсе уку елы дәвамында да оештырырга кирәк, дип искәртелде.

Чыганак: http://magarif-uku.ru/ru/vladimir-putin-nazval-sroki-egye/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев