Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район мәктәпләрендә консультацияләр башлана

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов шул хакта хәбәр итте.

"Мәктәпне быел тәмамлаучы 11 сыйныфлар өчен БДИ алдыннан консультацияләр, үзләре теләсәләр, булачак, әлбәттә. Әмма Роспотребнадзор таләпләре нигезендә, куркынычсызлыкның барлык шартларын да үтәгән нигездә", - диде ул.

Ә менә 9-10 сыйныф укучылары өчен укулар онлайн-режимда дәвам итә. Бу уку елының соңгы көне - 30 май.

1-8 сыйныф укучылары өчен укулар тәмамланды. Хәзер аларның ата-аналары китапларны тапшырырга тиеш, үзләре бу хакта беләләр.

"Мәктәп бакчаларында да эш стандарт рәвештә дәвам итә. Монда да коронавирус вәзгыятен исәпкә алып, Роспотребнадзор кагыйдәләрен төгәл үтәү шарт", - диде җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев