Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Республикакүләм педагогик проектлар конкурсы

Нинди генә бәйгеләр үткәрелми бу мәгариф системасында. Бүген узды монысы.

Бүген 26 февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында Республикакүләм ФГОСка туры китереп урта гомуми белем бирү һәм урта һөнәри белем бирү  нәтиҗәләрен формалаштыру һәм бәяләү буенча педагогик проектлар конкурсы узды, дип хәбәр итте Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының директор урынбасары, педагог, бу конкурста үзе дә өченче урынны яулаган хәбәрчебез Фәридә Хәсәнова. 

       Конкурска барлыгы 56 эш килде, шуларның 17се икенче этапка сайланып алынды. Мәртәбәле жюри алдында 17 катнашучы үзләренең проектларын тәкъдим итте. Иң актуаль, инновацион, барлык таләпләргә туры китереп эшләнгән проект авторлары җиңүче итеп билгеләнде. Менә алар:

1 урын – Лениногорск нефть техникумы укытучысы Әхмәтова С.Р.

2 урын – Чистай күппрофильле көллият укытучылары Варламова Р. В.,

Хаматгалеева Л. Н.

3 урын – Казан төзү, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте укытучылары Валишина Т.М., Мельникова Е.Н., Мухутдинов Р.Ф.

3 урын – Лаеш техник-экономик техникум укытучысы Гайнуллина Д. Ш.

3 урын – Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Хәсәнова Ф.Ф.

Шулай ук катнашучыларга төрле номинацияләрдә җиңүчеләр исеме дә бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев