Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сабыйларны куандырып

Сабыйлар бәхетеннән әлеге акцияне матур итеп үткәрү мөмкинлеге туды

Сагынылган мондый чаралар. Районыбызның үзәк паркында узган “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясеннән иң беренче тәэсир әнә шундый булды.
Аллага шөкер, сабыйлар бәхетеннән әлеге акцияне матур итеп үткәрү мөмкинлеге туды. Район мәдәният бүлеге, сәнгать мәктәбе белән берлектә оештырды аны.
Быел район мәктәпләренең беренче сыйныфына барлыгы 140 бала керәчәк.
Күп балалы, авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны куандырып, мәктәп кирәк-яраклары тапшыруны  үз эченә алган әлеге акция  матур традициягә әверелеп, быел инде унөченче тапкыр узды.
Ачык һавада урнаштырылган сәхнәдә танылган “Конфетки” ансамбленың чыгыш белән башланып китте бу чара. Аны дәвам итеп, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каю­мов нәниләрне беренче тапкыр мәктәпкә барулары белән котлап узды. “Әлеге акция – иң шәфкатьле акцияләрнең берсе, – диде ул. Моңа охшаш акцияләргә иң беренчеләрдән булып кушылган мәктәп коллективларына олы рәхмәтен дә әйтеп узды. – Тиздән мәктәптә укулар башланыр. Быел мәктәп укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә бик тансык, чөнки пандемия уку-укыту системасына үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итте. Киләчәктә мәктәпләр укучыларны кабул итәр һәм биредә укулар гадәттәгечә дәвам итәр дип өметләнәсе килә”.
Район мәгариф бүлеге җи­тәкчесе Ленар Гарипов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева да сабыйларга иң ихлас теләкләрен җиткерделәр. Ә иң күңелле мизгелләр, билгеле инде, бүләк тапшыру белән бәйле булгандыр. Бүләкләрне әзерләүдә актив катнашкан “Таттелеком” оешмасы, мәгариф, социаль яклау бүлеге, район оешмалары сабыйларга чын-чынлап зур бәйрәм ясады. Әтнә-Биектау районнары буенча яшь юидчылар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина да буш кул белән кайтмаган иде. Сәнгать мәктәбе укучылары исә нәниләргә һәм аларның әти-әниләренә эчтәлекле матур чыгышлар бүләк итте. Шул ук вакытта авыр хәлле гаиләләрдән булган балаларга да мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев