Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тугызлар сынау үтә

Бүген районыбыз мәктәпләрендә укучы 123 бала ДИА (ОГЭ) тапшыра.

9 нчы сыйныф укучылары өчен дәүләт имтиханы өч этапта уза: вакытыннан алда (22 апрельдән 14 майга кадәр), төп этапта (24 майдан 2 июльгә кадәр) һәм өстәмә (3 нче сентябрьдән 21 нче сентябрьгә кадәр).

24-25 майда теләүчеләр чит телләр буенча имтихан тапшырды инде. Безнең районның 3 укучысы Балтачка барып тапшырды бу имтиханны. 

 Бүген тугызынчы сыйныф укучылары рус теле буенча имтихан  тапшыралар. Район мәктәпләрендә укучы 113 укучы Олы Әтнә мәктәбендә рус теленнән ДИА (ОГЭ) бирә. Шулай ук беррәтән  Күңгәр мәктәбендә  мөмкинлеге чикле 10 бала тапшыра бу имтиханны.  Алар башкалардан аермалы буларак, ике имтихан гына - рус теле белән математиканы тапшыралар. Ә башкалар дүрт имтихан тотачаклар.

Киләсе мәҗбүри имтихан 6 майда узачак. Бу көнне укучыларга математика буенча имтихан тапшырырга туры киләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев