Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңалыкны аңлап кабул итсәк иде

Яңа атна башланыр алдыннан укучы балалары булган әти-әниләрнең башларына хәсрәт төште.

Ничек укырлар микән? Укый алырлар микән?
Билгеле, бу турыда инде атна-ун көн алдан ук хәбәрләр йөрде. Дистанцион уку турында гаризаларны да  беренче апрельгә үк тапшырып куйдык. Онлайн укыту турында сүз чыкканнан бирле, тынычлык качты дисәм дә, ялгышмам. Моңарчы рәхәттә яшәгәнбез икән бит без. Кадерен генә белмәгәнбез.Тик нишләтәсең, бүгенге көн вәзгыятенә дә буйсынмый булмый. Аллага тапшырып, онлайн- дәресләргә дә тотындык.
“Дистанцион уку  төрен укытучы үзе сайлый. – ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Айсылу Гыйззәтова. Ул видеоэлемтә аша да, «учи.ру», «зум»  га кереп тә, «еду» аша биремнәр биреп тә тормышка ашырыла. Расписаниеләр нәкъ мәктәптәгечә, бары тик кайбер фәннәр генә укытылмаска мөмкин. Дәресләр дә шулай ук, беренче сыйныфларда – биш, башка сыйныфларда – атнага алты көн уза.” Билгеле, яңалыкның үз авырлыгы бар. «Зум» аша кергәндә, идентификатор һәм парольне төгәл итеп җыю кирәк – шулай булмаса кертми тик утыра. Өйдә дә төрле вакытлар була бит әле, ярый да бүлмәләр күп булса. Безнең өйдә, мәсәлән, өч бүлмәдә – өч бала. Зур сыйныфлар белән бер  кыенлык та юк, үзләре керә, тыңлый, җаваплар бирә – кыскасы укыйлар, биремнәр үтиләр. Башлангычлар да тырыша – сәнгатьле итеп шигырен укып, аудиоязмасын да, кыскача эчтәлек сөйләп, аны видеога төшереп, видеоязмасын да укытучыга җибәреп торабыз. Биремнәрне дә үтәп баралар. Әнә шул «вайфай» гына чыдасын инде.
Шул ук вакытта балалар бакчасында дежур группалар эшләп килә. “Балалар бакчаларында дежур группалар бүгенге көндә Олы Әтнә, Бәрәзә балалар бакчаларында һәм Кышлау башлангыч мәктәбе балалар бакчасында эшләп килә. Балалар бакчаларында мондый дежур группалар булдыруны без әти-әниләр соравы буенча оештырдык. Башка балалар бакчаларында әти-әниләрдән андый гаризалар кермәде, кергән очракта, аларда да дежур группаларны эшләтү мөмкинлеге бар. Әмма шуны истә тотсыннар иде, бу бары тик РФ Президенты Владимир Путин һәм Татарстан министрлар кабинетының пандемия куркынычы нәтиҗәсендә кабул ителгән Указларында күрсәтелгән гражданнар категориясенә генә кагыла. Бер-беребезне саклыйк, сәламәт булыйк”, – дип ачыклык кертте район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов.
Ә мин шуңа өстәп, сабыр булыйк дип тә әйтер идем. Бу афәтне бергәләп (әмма һәркем үз өендә) тотынсак кына җиңәрбез. Әмма бу җиңү беребезнең дә сәламәтлеге бәрабәренә  булмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев