Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

14 яшьтә иртәрәк түгелме?

Мәктәп баласын аздырган 19 яшьлек егетне тоткарлаганнар.

Полициягә 14 яшьлек кызның туганы мөрәҗәгать иткән.

Пенсионер ханым 10 июньдә районның бер авылы янында елга буенда оныгының «ике якның да ризалыгы буенча» яшь кеше белән җенси мөнәсәбәткә керүе хакында сөйләгән.

Өлкән яшьтәге ханым хокук сакчыларына мәктәп укучысының туган көне алдыннан мөрәҗәгать иткән. Күрәсең, җиденче сыйныфта укучы бу хәлне озак вакытлар сер итеп тоткандыр, әмма күпмедер вакыттан соң чишелгән.

Әлеге хәл белән балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре шөгыльләнә. Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев