Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

15 майда Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә

Бу дата һәр елны майның өченче якшәмбесендә билгеләнә. Аның максаты - СПИДтан үлүчеләрне искә алу, бу куркыныч авыруны йоктыру юллары, аннан саклану чаралары хакында кешеләргә искәртү. Мәгълүм булганча, СПИД - дәвалап булмый торган чир. Шуңа да аннан саклану бик мөһим...

Районыбызда бүген 5 кеше ВИЧ вирусын йөртә. Шөкер, бездә бу чирдән үлүчеләр юк.

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә,

Россиядә көн саен 200 ләп кеше СПИД йоктыра. Авыру кешедән-кешегә күбесенчә стериль булмаган медицина инструментларыннан файдалану аркасында һәм җенси мөнәсәбәт юлы белән күчә.

Күпләр бу чир миңа кагылмас, дигән фикердә тора. Әмма республикадагы эпидемиологик хәл моның киресен исбатлый,. - Татарстанда бүгенге көндә ВИЧ-инфекция белән авыруның 20183 очрагы теркәлгән. 1987 елдан алып, бүгенге көнгәчә аннан 4562 кеше, шул исәптән СПИдтан 912 кеше вафат булды.

Әлеге инфекцияне йөртүче җир шарындагы миллионлаган кешеләрнең яртысы 15-29 яшьлекләр. Әгәр бу афәт тамырына балта чаба алмасак, киләчәктә ул әйтеп бетергесез кыйммәткә төшәчәк. Шуңа күрә дә һәкайсыбыз бу мәсьәләгә җитди карарга, сакланырга тиеш. ВИЧ инфекциясенең наркотик препаратлар кулланганда, тиешенчә эшкәртелмәгән инструментлар белән татуаж, пирсинг ясатканда, башкаларның кырынгычын, шәхси гигиена әйберләреннән файдаланганда эләгү куркынычы зур. Тәртипсез җенси тормыш алып баруның да ахыры күңелсез төгәлләнергә мөмкин - дөньяви статистика СПИДның 70-80 проценты шул юл белән йогуын күрсәтә. Инфекциянең авыру анадан балага күчү ихтималы зур.

Вич диагнозы ул әле үлем дигән сүз түгел. Кандагы вирус кешенең җитди авыру булуын күрсәтә, вакытында диагноз куелганда, кеше гомерен озайтып була, махсус дәвалану билгеләнә. Инфекция тиз генә беленмәскә дә мөмкин, шуңа күрә дә тикшерелеп торырга кирәк.

15 майда безнен хастаханәдэ СТОП ВИЧ/СПИД акциясенә “Ачык ишекләр” көне игълан ителә. Анкета тутыру һәм канны тикшерү оештырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев