Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2020 елда ТРда ана капиталын түләүгә 13 млрд. сум акча тоту планлаштырыла

Аналитик мәгълүматларга караганда, быел Татарстаннан 40 мең балага ана капиталы бирү планлаштырыла.

Быел Татарстанда Ана капиталын түләүгә 13 млрд. сумга якын акча тоту планлаштырыла. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова сөйләде.

"Оператив мәгълүматлар буенча, без 2020 елда Татарстанда 40 мең бала туачак дип планлаштырабыз, аларга без сертификатлар бирәбез. Федераль бюджеттан 13 млрд. сумга якын акча тоту планлаштырыла", - дип билгеләп үтте спикер.

Узган ел Татарстанда Ана капиталы алуга федераль бюджеттан 9 млрд. сум тирәсе акча бүлеп бирелгән.

Элегрәк «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында ана капиталы программасын 2026 елга кадәр озайту һәм беренче бала туган гаиләләргә ярдәм итү турында белдерде. Үзгәрешләр кертү турындагы законга 1 мартта кул куелды. Туучылар санын арттыру Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә ашырыла торган «Демография» милли проектының өстенлекле бурычларыннан берсе булып тора.

https://www.tatar-inform.ru/news/society/05-03-2020/v-2020-godu-na-vyplatu-matkapitala-v-rt-planiruet-zatratit-13-mlrd-rubley-5727084 файдаланылды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев