Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

380 мең сум күләмендә штраф салынган

Хайваннар дөньясын тагы да баетыйк Татарстан республикасының ау идарәсе инспекторлары тарафыннан 2014 елның беренче яртыеллыгында 227 закон бозу очрагы теркәлеп, 380 мең сумлык шәтраф салынган. Шуларның 7се җинаять җаваплылыгына тартылганнар. Республикада 47 ау хуҗалыгы булып, ел башыннан шуларның 8ендә тикшерү булды. Тикшерү барышында 72 административ протокол төзелде. 25 апрельдән 10...

Хайваннар дөньясын тагы да баетыйк

Татарстан республикасының ау идарәсе инспекторлары тарафыннан 2014 елның беренче яртыеллыгында 227 закон бозу очрагы теркәлеп, 380 мең сумлык шәтраф салынган. Шуларның 7се җинаять җаваплылыгына тартылганнар. Республикада 47 ау хуҗалыгы булып, ел башыннан шуларның 8ендә тикшерү булды. Тикшерү барышында 72 административ протокол төзелде.

25 апрельдән 10 июньгә кадәр аралыкта рейдлар үткәрелде. Алар барышында 24 законсыз рәвештә балык тоту очрагы теркәлде. 1014 ятьмә конфискацияләнде, 10сы җинаять җаваплыгына тартылды.

"Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге" исемендәге дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан бүгенге көнгә үрчетү өчен 27 баш марал һәм 18 касуль сатып алынды. Фазан үрчетү дәвам итә. Бу елда хуҗалыкларга 900 баш фазан тарату планда тора. Әлеге учреждение республиканың хайваннар дөньясын баету да зур эшләр башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев