Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Амнистия буенча менә кемнәр иреккә чыга

Россия Федерациясендә хөкем ителүчеләргә карата амнистия игълан ителде. Ул кемнәргә кагыла? Шуны ачыкларга теләп, районның җәза үтәтү инспекторы подполковник Клара Кадимовага мөрәҗәгать иттем.

- Әлеге амнистиянең сәбәбе нидә?
- Беренче чиратта, Россия Федерациясе Конституциясен кабул итүнең 20 еллыгына бәйле. Әлбәттә, биредә гуманлылык принциплары да үз ролен үтәде. Россия федерациясе Дәүләт Думасы Конституциянең 103 маддәсе, I өлеше, "ж" пункты нигезендә, менә шундый карар кабул итте.
- Ул кемнәргә кагыла?
- Карар нигезендә 16 яше тулмаган килеш, шулай ук 16дан 18гәчә яшьтә җинаять кылып һәм элек тәрбия колонияләрендә җәза алмаган хәлдә, 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителүчеләр азат ителә. Моннан тыш, 18 яше тулганчы җинаять кылып, 5 елдан күбрәк срокка хөкем ителүчеләр, тик җәзаны билгеләнгән срокның яртысыннан да аз үтмәүчеләр иреккә чыгалар.
- Амнистия хатын-кызларга да кагыла дигәннәр иде?
- Дөрес әйтәсез, амнистия элек тәрбия учреждениеләрендә җәза үтмәгән һәм 5 елгача хөкем ителгән балигъ булмаган балалы, көмәнле һәм 55 яшьтән өлкән хатын-кызларга да кагыла. Шул ук вакытта 60 яшьтән өлкән ир-атлар, Чернобыль авариясен сүндерүдә катнашкан затлар, Ватанны саклауда яки хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан хәрбиләрне, Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен дә, алардан тыш I һәм II төркем инвалидларны да азат итәләр. Азат ителүчеләр бу категория генә түгел. Карарда аларны җинаять кодексы маддәләре белән биргәннәр.
- Алар белән дә өлешчә булса да танышыйк?
- Бу очракта Россия Федерациясенең җинаятьләр кодексы маддәләрен телгә алу урынлы булыр. 212нче маддәнең II һәм III өлешләре, 213нче һәм 264нче маддәнең I өлеше буенча хөкем ителүчеләр дә азат ителәләр. Моннан тыш, әлеге карар көченә кергәнче үк иректән мәхрүм итмичә генә шартлы рәвештә хөкем ителеп, шартлы рәвештә срогыннан элек азат ителгән - җинаятьне 18 яшькә кадәр кылучылар, әгәр дә җәза үтәү кичектерелгән яки әле үтәлмәгән өлеше "йомшаграк" җәза төре белән алыштырылган булса, бу төркем дә амнистиягә эләгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: амнистия