Әтнә таңы

Арчада ике кеше асылынып үлгән

Узган шимбә Арча өчен кайгылы көн булды.

Дөрес, кайберәүләр бу хакта белми дә калгандыр. Әмма икесе дә безнең тирәдә булгач, әле дә йөрәк авырта. Яшьләр бит әле, бик яшьләр. Икесе дә 1986 елгы. 34 яшь. Гөрләтеп яши торган  вакытлары.

Берсе Почта урамындагы чишмәдә булган. Сергей Александрович Михайличенко. Ул шимбә төнлә белән асылынган. Икенче көнне суга төшкән бер кеше күреп алган да “Водоканал Сервис”та охранникка барып полиция чакыртырга кушкан.

Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, Сергей Александрович педагогика көллиятендә музыка укыткан, сәнгать мәктәбендә дә дәресләр биргән. Бик сәләтле, тыныч кеше булган, берәү белән дә бәхәскә кермәгән.

Реклама

Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, ул үз-үзенә кул салган, асып куйганнар, дигән вариант каралмый.

Шул көнне көндез тагын бер егетнең, Рамил Нәҗиповның асылынуы турында да хәбәр килеп иреште.

Туганнарына Ходай сабырлык бирсен.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-uzgan-shimbd-beryuly-ike-keshe-asylynyp-lgn

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: