Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арыда юл менә шундый була

Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев сүзләренә сылтама ясап, Арыда дәүләт Программасы нигезендә урамга таш юл салынуын хәбәр иткән идек.

Авыл мәдәният йорты сайтында бирелгән мәгълүматларга караганда, бер өлешенә таш түшәлгән дә инде. Искитәрлек манзара! Тигез, нык - мондый юл баштагы 2-3 ел эчендә асфальттан әллә ни аерылмый да. Гаеп эзләргә тырышучылар шунда ук "Асфальт җәймиләр шунда..." дияргә ашыгырлар. Җавабы шул: "Башкаларда дәүләт хисабыннан монысы да юк"... Ә бу юлга килсәк, ул озын гомерле булсын - авыл җирлеге башлыгының, авыл халкының уртак тырышлыгы нәтиҗәсе бу.

Фото Ары мәдәният йорты сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев