Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Авыр бара, җир дымлы”

Язгы кыр эшләре дәвам итә.

Әлегә күмәк хуҗалыкларыбыз уңышлы эшлиләр. 24 апрель көнне “Күшәр” һәм “Күңгәр” хуҗалыкларында булып, эш барышы белән таныштык.

“Күшәр”дә агроном Динар Гарипов белән очраштык.

  • Бүгенге көнгә 150 гектар чамасы күпьеллыклар һәм зәб тырмалары гына калып бара. Тукландыруны тулысынча тәгәлләдек, дип шатлыгы белән уртаклашты ул.

Уҗымнар һәм күпьеллыклар тукландыруны Мамадыштагы “Агрозащита”ның “УАЗ” автомобиле базасындагы агрегаты белән башкарып чыкканнар.

  • Тиз йөри ул, бер тәүлектә 800 гектар чамасы мәйданга ашлама сибеп чыгарга сәләтле, дип соклана агроном.

“МТЗ-1221” тракторлары белән Илнар Минһаҗев, Рафил Мәүгизов һәм Газинур Вәлиев басуга ашлама чыгарып торганнар. Идарә артындагы басуда Фирдүс Галиуллин иярләгән “Т-150” тракторы зәб тырмасы уздыра иде.

  • Трактор авыр бара, җир дымлы, ди тракторчы.

190 гектарлы мәйданның 70 гектарын эшләгән инде. Аңарчы 55 гектарлы басуда тырмалаган. Аның кебек үк “МТЗ-1221” тракторлары белән Руслан Варламов, Рифат Камалиев, Вәзих Галиев, Газинур Вәлиев һәм “Т-150” тракторында Фәнис Сәгыйтов та зәб тырмасы үткәрәләр. Моңа кадәр күпьеллыкларны да алар ук тырмалаганнар.

“Күңгәр” хуҗалыгында да шул ук “УАЗ” автомобиле базасындагы агрегат тукландырган. 450 гектар уҗымның да 250 гектарында тукландыру тәмамланган. Бу хакта агроном Газинур Нәфиковтан сораштык.

  • Егетләр тырыш. Язгы кыр эшләрен озакка сузмабыз. Әлегә җир юеш. Шуңа күрә басуга өлгерүенә карап керәбез, ди ул. Ә тырышулары күз алдында, дөресрәге, сводкада чагыла.

Биредә ашламаны басуга “МТЗ-82” тракторлары белән Алмаз Галиев, Азат Гомәров, Фарил Закиров, “Т-150”дә Таһир Сабиров һәм Таһир Галиәхмәтов чыгарса, “КУН” белән Ирек Галиев төяп торган.

Бүгенге көндә, ягъни, 24 апрельгә төп көчләрен зәб тырмасына юнәлткәннәр. “МТЗ-1221” тракторларында Илфар Зарипов, Илнар Әхмәтҗанов, Ирек Галиев, Альберт Галиәскаров, Наил Фазлыев, Рафил Галләмов, “ДТ-75” чылбырлы тракторында Илнар Вәлиуллин күпьеллыкларны тырмалап чыкканнар һәм зәб тырмасына керешкәннәр. 

Фотода Фирдус Галиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев