Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларны беренче сыйныфка язу февраль аенда башлана

Әти-әниләр, бу мәгълүмат сезнең өчен.

Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында»гы федераль законга кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә, быел ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак, дип хәбәр итә  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Бу шәһәрдә яшәүчеләр өчен зур яңалык булса да, авылда яшәүчеләр өчен ул дәрәҗәдә мөһим дә түгел кебек. Чөнки районыбыз мәктәпләрендә бертуганнар гадәттә бер мәктәптә белем алып, бер-берсенә булышып торалар. Үзләренә дә тыныч, әти-әнигә дә. 

Балаларны беренче сыйныфка теркәү  киләсе айдан башлана.  "Әлеге гаризаларны безнең районда да электрон  тәртиптә биреп була",- диделәр район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре. 

Исегездә булса, Россия Президенты Владимир Путин узган ел бертуганнарны аермыйча бер балалар бакчасына һәм мәктәпкә бирү турындагы законны имзалаган иде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге федераль законга уңай бәя бирде. 

Чынлап та, бу канун шәһәр халкы өчен бик уңай булачак. 

Мәгълүмат https://tatar-inform.tatar/news/science/09-01-2020/tatarstanda-ata-analar-balany-m-kt-pk-terk-l-urynynnan-tysh-ta-bir-alachak-5715190 нигезләнеп язылды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев