Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баланың күз алдында...

Малай ярдәмгә өлкәннәрне тиз арада чакырса да, бәхетсезлеккә таручыга ярдәм итә алмыйлар.

Кичә, 21 июльдә, Уфада 48 яшьлек ирнең гомере фаҗигале өзелде. Ир Агыйдел елгасының Җиңү паркы районында батып үлгән. Фаҗига көндезге дүртләр тирәсендә булган. Уфалылар компаниясе яр буенда спиртлы эчемлекләр эчеп ял иткәндә арадан берсе суда коенырга була. Ир баласының күз алдында суга сикерә, ләкин өскә калкып чыкмый. Үсмер әлеге хәл турында олыларга тиз арада хәбәр иткән, ләкин алар суда дусларын таба алмаган. Ярдәмгә килгән водолазлар 3,5 метр тирәнлектә мәрхүмнең гәүдәсен тапкан. Агым гәүдәне берникадәр алып китәргә өлгергән. Фото:lenta-modus.com

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев