Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башкалага сәяхәт

Казан, Казан... Нурлы Казан, моңлы Казан... Үз кирәгебез белән аена сиңа ике-өч тапкыр барып кайтырга туры килә. Тик ул чакта нурың да моңын да күзгә чалынмый, «пробка» булмаса ярар иде дип теләп, ярты гомер уза. Кирәк җиреңә барып, тиз генә эшләреңне бетерәсең дә, әллүктер, кире Әтнәгә... Шуңа да бу юлы...

Казан, Казан... Нурлы Казан, моңлы Казан... Үз кирәгебез белән аена сиңа ике-өч тапкыр барып кайтырга туры килә. Тик ул чакта нурың да моңын да күзгә чалынмый, "пробка" булмаса ярар иде дип теләп, ярты гомер уза. Кирәк җиреңә барып, тиз генә эшләреңне бетерәсең дә, әллүктер, кире Әтнәгә...
Шуңа да бу юлы редакторыбыз Гөлнар ханым Казан буйлап сәяхәткә чакыргач, шатланып риза булдык. Ник дигәндә, Казанның данлыклы Бауман урамнарында йөрмәгәнгә дә байтак вакыт үткән. Гомумән, шаулап узган универсиададан соң, Казанның үзәк урамнарында булган юк иде әле.
Чәчәкләр күзли-күзли, матурын эзли-эзли, мин бакчага җиткәнмен, хәтта узып киткәнмен дип җырлана хәзер инде онытылган бер балалар җырында. Без исә, яннан барган машиналарны күзләп, кагыйдә бозып, борын төбеннән кисеп кергән машина йөртүчеләрне сүгә-сүгә башкалабызга килеп җиткәнне дә сизмәдек.
Ә Казаныбыз гөрли. Камал театры каршындагы фонтаннар без килгәндә кушылмаган иде әле. Тик шулай да биредә һәрвакыттагыча халык ташкыны. Кемнәрдер монда куелган Шүрәле скульптурасы янында фотога төшә, кемнәрдер тезелеп киткән велосипедлар янында мәш килә. Без исә Бауман урамына таба юл алдык.
Җир асты аша узган переходта төрледән-төрле сувенирлар, бижутерия, бизәнү әйберләре сатыла торган павильоннар тезелеп киткән. Халык агымы белән үзебезгә кирәк юнәлешкә кереп киттек.
Иң беренче эш итеп билгеле инде, тамак ягын кайгыртырга уйладык. Тирә якта нинди генә исемле ресторан - кафе юк. Үзебезгә таныш булган "Чәй йортына" барып кергән идек, су буе чират. Кофейня ише ашау урыннарына никтер аяк тартмый. Ә балачактан таныш булган "Әкият" кафесында өлкәннәр өчен бәяләрне күреп, түнеп китә яздык. Казан уртасында әнә шулай ашарга урын эзләп йөр әле син. Билләһи, адәм көлкесе. Итальян рестораннары, испан паблары, төрле сыраханәләр, хәтта МАКДОНАЛДС ресторанына кадәр бар, ә менә гади татар кешесе өчен үзебезчә ашап, чәй эчеп чыгу бер проблема икән монда. Әлеге дә баягы "Чәй йортына" кире барып тамак ялгарга туры килде. Берничәбез исә "МакДоналдс" ка юл алды. Алданрак китеп шуны да әйтәсе килә, халык теленнән төшмәгән, Казанның йөзек кашы булган "Туган авылым" комплексында да нәкъ шундый хәл. Шашлык дип сорадык, 40 минут, коймак дигән идек, тагын шул хәтле көтәргә куштылар. Чәйләре дә бары бутылкада гына. Татарча сыңар сүз дә ишетмәдек без монда, шашлыкны ниндидер кара халык (үзбәкләр булды бугай) кыздыра, ә официанткалары бары рус телендә сөйләшә. Гомумән, Казанда читтән килүчеләр бик күп. Бауман урамының түрендә индеецлар җырлап басып тора. Киемнәре милли,каурыйларның төслеләрен такканнар,ә үзләре кап-кара. Яннарында нарасыен кулына тоткан бер хатын-кыз да бар. Җырлыйлар, кем күрсен. Тавышлары моңлы, каршыларына куелган кәрҗингә акча ыргытучылар да байтак. Файдасы бардыр, шулай булмаса ничәмә-ничә материк аша очып бирегә килмәсләр иде. Җәһәннәм читеннән килеп үз милләтеңне, милли кием-салымыңны, музыкаңны бөтенләй чит-ят җирдә - татарның башкаласы булган Казанда пропагандалап ят әле син. Урысның " Севастопольский марш" вальсын гармунда уйнап- җырлаган сукыр җырчы да, тагын бер эстрада җырын югары тоннарда башкарган алкалы егет тә күзгә чалынды анысы. Ә менә рәхәтләнеп тыңларлык татар җырын ишетүләр насыйп булмады дисәм дә була. Гармунда "эт сөяккә барган көй" төсле итеп ыңгырашып кына җыр чыгарып азапланган берәү очрады-очравын. Әзмәвердәй ир әллә исерек иде, әллә үзе шундый, тик җырының ни моңы, ни көе дигәндәй... Әллә бөтенләй татар көе дә булмады микән ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев