Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек кеше ул – укытучы

Габделбәр Сабиров, Арча районы, Яңа Кенәр авылы.

Җәйге каникуллардан соң, 1962 елның 1 сентябрендә Иске Җогып авылыннан 4 малай Күлле Киме урта мәктәбенең 9 классына укырга килдек.
9 класс ике – «А», «Б» классларына бүленеп, без дүртебез дә «Б» классында укыдык. Икенче мәктәп, яңа укытучылар. Яңа классташлар. Башта төрле уйлар, кичерешләр күп. Ияләнербезме икән яңа мәктәпкә?
Звонок шалтырады. Без 9 «Б» дип язган ишек классына кереп парталар артына утырдык. Безнең алга көләч йөзле, төз, нәфис буйлы, мөлаем һәм сөйкемле бер апа килеп басты. Бу – класс җитәкчебез Луиза апа Шәмсиева иде. Без аны кергәндә олылап, бөтен класс дәррәү басып каршыладык. Беренче көн. Беренче очрашу бик тәэсирле булды. Ул үзенең ягымлы, үзенчәлекле тавышы, кешелеклелек сыйфатлары белән беренче көнне үк яраттыра, үзенә карата алды. Ул безне татар теле һәм әдәбиятыннан укытты. Аның дәресләрен һәр көнне көтеп алдык. Сәнгатьле сөйләме, интонациясе безне үтәчәк әсәрнең эченә алып керә, әйтерсең  шул геройлар белән бергә яшибез. Дәресләрдә бик күп өстәмә чыганаклар файдаланып, дәресен җанлырак, мавыктыргыч итәргә тырышты. Без өйләргә атнага бер генә, ял кайтып, интернатта торып укыганлыктан, дәрестән соң да күп вакыт мәктәптә була идек. Ул иренмәде: әдәби түгәрәкләр оештырды, өстәмә дәресләр үткәрде, төрле кичәләр, викториналар уздырды. Безне татар телен бозмыйча дөрес итеп сөйләшергә, сөйләм телебезне камилләштерергә булышты. Спектакль һәм концертлар өйрәнеп, күрше авыл клубларында да куйдык. Илдар Юзиевның «Янар чәчәк» спектакле сүзләрен 55 ел үтсә дә, әле дә хәтерлим.
Луиза апада укуның тәэсире дип дип уйлыйм, әле дә булса мәдәни чараларда актив катнашам һәм оештырам.
Күлле Киме урта мәктәбен 1965 елда тәмамладык, аттестат белән бергә комбайнчы һәм тракторист-машинист таныклыклары биреп чыгардылар. Ул таныклыклар тормышта кирәк булмады, утыз тугыз ел бухгалтер булып эшләп,  алтмыш өч яшемдә лаеклы ялга киттем.
Бу көннәрдә яраткан укытучым Луиза апа Шәмсиевага 85 яшь тула. Хөрмәтле Луиза апа! Сезгә куанычлы, озын гомер телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев