Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Бердәм Россия" праймериз дебатларында яңгыраган тәкъдимнәр буенча эшләячәк

Праймериз алдыннан Татарстан халкы белән 100 очрашу уздырылган.

Праймериз алдыннан уздырылган очрашуларда яңгыраган тәкъдимнәр буенча “Бердәм Россия”  сәяси партиясе алга таба эш алып барачак. Бу хакта бүген “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге матбугат үзәгендә республикада  праймеризны оештыру комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина хәбәр итте.

Праймериз алдыннан Татарстан халкы белән 100 очрашу уздырылган. Бу – һәр округта ике очрашу дигән сүз. Кайбер катнашучылар бу мөмкинлектән теләп файдаланган һәм бер кандидат хәтта 21 очрашуда булырга өлгергән.

Моннан тыш, Әлмәт, Чаллы, Казанда ике мәйданда актуаль мәсьәләләргә кагылышлы фикер алышулар оештырылган. Йөздән артык дебатлар узган, шуларның дүртесе туры эфирда. Сүз уңаеннан, кандидатлар туры эфирда дебатларда беренче тапкыр катнашкан.

“Бу очрашулар барышында катнашучылар үзләре белән таныштырып кына калмыйча, халык белән әңгәмә булдыру, кешеләр үзләренең ихтыяҗларын әйтә алсын, алга таба безгә нинди юнәлештә эш алып барырга күзаллау булсын өчен дә оештырылды”, - диде Лилия Маврина.

Дебатлар барышында күп балалы гаиләләрнең хәлен яхшырту, шул исәптән җир участоклары бүлеп бирү һәм социаль ярдәм күрсәтү;  эшкуарларга ярдәм күрсәтү; партия эшчәнлеген һәм дәүләт идарәсе системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр яңгыраган.   

“Хәзер бу тәкъдимнәр берләштерелеп, алар буенча эш алып барылачак”, - диде Лилия Маврина.            

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/26/186946/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев