Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Без түздек, хәзергеләр күрә күрмәсен”

Олы Әтнә авылында улы һәм килене гаиләсендә гомер кичерүче Назира Гарипова үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп узды.

 

Назира апа районыбызның Чишмәле Сап авылында туып үскән. Дүртенче сыйныфны да ул туган авылы мәктәбендә тәмамлаган. Соңрак Чембулат җидееллык мәктәбендә белем алган. Дүрт чакрым ераклыктагы күрше авылга йөреп укыган ул вакытларның авырлыгын әле дә хәтерендә саклый ул. “ Укырга киткәнче урманга барып , утын җыеп кайта торган идек. Бик авыр вакытлар булды, бүгенге тормыш белән чагыштыра да торган түгел”, - ди . Укуын тәмамлагач, авыл медпунктында фельдшер ярдәмчесе булып эшли Назира апа. Авылдашы Рәфхәт абый белән бергәләп тормыш корып җибәрәләр. Тормыш иптәше тегермәнче булып эшли. Гаиләләрен ямьләп өч балалары – ике уллары, бер кызлары туа. Соңрак Гариповлар Олы Әтнәгә күченеп киләләр. Рәфхәт абый биредә дә тегермәнче булып хезмәт куя, Назира апа исә колхозда эшли.

Бүгене көненнән бик кәнагәть ул. “ Өйләр җылы, электр бар”, -дип куана. Шул ук вакытта яшьлегенең авыр заманнарга туры килүенә уйфтана. “ Укый алмадык – иң үкенечлесе шул”, - дип тә өсти.” Без чыдадык. Хәзергеләр аңа мәңге чыдый алмас иде, исән – сау була күрсеннәр, сугыш афәте аларны урап узсын” , - дип ихлас теләкләрен тели.

 Гомер бәйрәмен Назира апа иң якыннары, уллары, кызы- кияве, киленнәре янәшәсендә каршылый. Әти- әни өчен баллаары кадер – хөрмәтендә әнә шулай кирәк һәм терәк булып яшәүдән дә зур бәхет бар микән?! Киләчәктә дә саулык- сәламәтлек белән, шатлык – сөенечләргә тулы тормыш насыйп булсын иде аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев