Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Бөек Ватан сугышы башланган көн - Хәтер һәм кайгы көне

1941 елның 22 июнь иртәсендә фашист илбасарлары Советлар Союзына бәреп керә.

Әлеге көн мәңге онытылырлык түгел. 

Быел Хәтер һәм кайгы көнендә 12:15 сәгатьтә» бер минут "тынлык" узачак. Бу вакыт очраклы түгел. 1941 елның 22 июнендә Мәскәү вакыты белән 12:15 сәгатьтә хөкүмәтнең нацист Германиясенә һөҗүм итү турында Советлар Союзы гражданнарына мөрәҗәгате эфирга чыга.
Бөтен дөньяга җиңү бүләк иткән күпмилләтле халкыбыз батырлыгы һәм һәлак булган һәр сугыш корбаннары турында гомуми һәм мәңгелек халык хәтере һәм кайгы символы булып Гомумроссия "бер минут тынлык" булачак.
Кыска гына вакыт эчендә көндәлек эшчәнлек тулысынча туктатылачак. Бөтен ил кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш корбаннарына хөрмәт йөзеннән тынып калачак. Кешеләр баш ияләр, туганнарын, якыннарын искә алалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев