Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәмегез белән, гүзәл затларыбыз!

Кадерле хатын-кызларыбыз – әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр!

Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме – Халыкара Хатын-кызлар көне белән котлыйм!
Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен. Язның әлеге беренче бәйрәме – җир
йөзендәге иң якты, иң изге бәйрәм. Бүген иң изге теләкләрне кабул итегез, һәрберегезгә якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп булсын. Һәр хатын-кыз иң ягымлы, иң җылы
сүзләргә лаек. Ир-егетләребез әлеге сүзләрне бәйрәм көнендә күңел кылларын тибрәтерлек итеп җиткерерләр дип ышанам. Кадерле хатын-кызларыбыз, сездәге илаһи гүзәллек,
нәфислек, ягымлылык дөньяны һәрвакыт җылытып торсын иде.
Районыбыз – авыл хуҗалыгы районы, бездә терлекчелек тә, игенчелек тә, башка тармаклар да күп көч таләп итә. Җиң сызганып эшлибез дә, тиешенчә бәйрәм итә дә беләбез.
8 март бәйрәмен дә күтәренке рух белән каршы алабыз. Чөнки моңа тулы хакыбыз бар,
ел дәвамында җитди уңышларга ирештек. Боларда Сезнең өлешегез гаять зур, тырыш хезмәтегез ихлас сокландыра. Чын күңелдән бәхет, исәнлек-саулык, бәрәкәт һәм иминлек телим! 
Тагын бер кат бәйрәм белән Сезне!
Габделәхәт Хәкимов, Әтнә районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев