Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт автоинспекциясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаган Татарстан йөртүчеләрен бүләкләячәкләр

ЮХИДИ башлыгы фикеренчә, мондый чара машина йөртүчеләрнең җаваплылыгын арттырырга һәм юллардагы аварияләрне киметергә ярдәм итәчәк.

Дәүләт автоинспекциясендә һәр ел нәтиҗәләре буенча Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаган һәм авариягә эләкмәгән Татарстан машина йөртүчеләрен бүләкләячәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габделрахманов хәбәр итте.

«Быел без юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны җәзалау гына түгел, ә аларны үтәүчеләрне бүләкләү инициативасы белән чыгабыз. Тиздән без бу акциянең башлануы турында хәбәр итәчәкбез. Катнашучыларга махсус наклейкалар таратылачак, ә ел ахырында без нәтиҗәләр чыгарачакбыз», — дип сөйләде ЮХИДИ башлыгы. Ул акциядә катнашучылар Татарстан машина йөртүчеләре өчен үрнәк булыр һәм республика юлларында аварияләрне киметергә ярдәм итәр дип ышана.

https://www.tatar-inform.ru/news/incident/13-02-2020/v-gosavtoinspektsii-budut-pooschryat-tatarstanskih-voditeley-kotorye-ne-narushayut-pdd

C.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев