Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Догалы, футболлы Сабантуй

Кичә, 3 июнь көнне, Балаларны яклау көне уңаеннан, Күңгәр авылының алма бакчасында балалар Сабантуе узды.

Әлеге Сабантуйны авылның мәдәният хезмәткәрләре оештырдылар, акчасын да таптылар, бүләкләрен дә алдылар, программасын да төзеделәр. 

- Бу Сабантуй бездә 2015 елдан бирле үткәрелә.  Мәдәният йорты директоры  булып Райлә Галиева эшли башлагач оештыра башлады. Барысын да үзе оештыра, спонсорын да, акчасын да таба, бүләген дә ала. Программасы балалар арырлык түгел, бик уйлап төзелә, әти-әниләр дә яратып кабул итте бу бәйрәмне, үзебез дә яраттык,- дип бәяләде әлеге чараны Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова.

Чынлап та бәйрәмнең программасы бик уйлап төзелгән. Догалы-футболлы бәйрәм булды ул. 

   Көндезге сәгать унда Сабантуйны мәдәният йорты җитәкчесе Раилә Галиева башлап җибәрде. Авыл мулласы Рубис хәзрәт дога укып дәвам итте, вәгазь сөйләп алды. Мәчеткә йөрүче балалар белгән догаларын укыдылар. Иманлы бәйрәм уеннар белән дәвам итте. Балалар капчык киеп тә ярыштылар, кыршау да әйләндерделәр, футбол да уйнадылар. Шул  уеннар арасында белгән догаларын укыдылар. Җырга осталар җырлады, шигырь укучылар да булды. 

   Бәйрәмдә катнашкан сигез дистәгә якын бала рәхәтләнеп күңел ачты. Авыл җирлегендә үскән балалар гына түгел, шәһәрдән авылга кунакка кайтучылар да рәхәтләнеп ял иттеләр. Җиңүчеләргә бүләге дә тапшырылды. 

- Бүләкләр күп алынган, байтак чыгым , акчаны ничек таптың, - дип сорыйм Райләдән. 

- Быел хуҗалык булышты, мәчет ярдәм итте, Рубис хәзрәт акча бирде һәм үзебезнеке дә керде билгеле. Без аны ел саен шулай мәчет белән берлектә уздырабыз, Рамазан аенда укылган    һәр дога, һәр гамәл савапка булсын, - ди мәдәният йорты директоры.

Монда һәркемгә эш җитте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Ләйсән Мухамедьярова белән Лилия Шәрипова балаларга төрле уеннар уйнаттылар.

- Бик рәхәт булды, әле кичә генә мәдәният йорты каршында "Күңелле стартлар" уенында катнашкан идек, бүген монда... - дип сөенәләр балалар.

Ә аларга карап, олылар күпме уңай тәэсирләр алды. Үрнәк алырлык чара булды бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев