Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эксперт: Пандемия урлау һәм мошенниклык үсешенә нык йогынты ясамады

Киберҗинаятьләр саны артуның төп сәбәбе-кешеләрнең цифрлы киңлеккә чумуы.

Коронавирус пандемиясе, кешеләрне цифрлы пространствога күчерүдән аермалы буларак, банк карталарыннан акча урлауга бәйле җинаятьләрнең артуына йогынты ясамады. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мошенниклыкларны ачу бүлеге башлыгы Эдуард Габдрахманов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде. 

"Пандемия зур процессның бер өлеше генә булды, бу узган һәм аннан соңгы елларда булган үсеш темпларыннан күренә. Пандемия аркасында җинаятьләрнең саны бераз артты", - диде Габдрахманов.


8
Цифрлаштыру, пандемиядән аермалы буларак, әле берничә ел элек үк башланды. 

«Хәзер без бу җинаятьләрнең 60 процент үсешен теркибез. Һәм төп сәбәп – җәмгыятьнең “санга“ төшүе», - дип билгеләп үтте ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мошенниклыкларны ачу бүлеге башлыгы.

Бер яктан, цифрлаштыру Тормышны җиңеләйтә, икенче яктан – җинаятьчелек эшчәнлеге өчен зур урын бирә. 

Интервьюның тулы версиясе сайтта урнаштырылачак Sntat.ru Видеоверсияне «Татар-информ» МА каналында YouTube да күрергә мөмкин. 

«Галстуксыз Андрей Кузьмин белән әңгәмә» программасындагы әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Татарстан 24» телеканалында шимбә көнне, 18.30 да, якшәмбе көнне, 13.30 да карый алачак. 

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/14-11-2020/ekspert-pandemiya-ne-silno-povliyala-na-rost-krazh-i-moshennichestv-5785417

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев