Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенә әзерлек башланды

Быел да әлеге бәйгегә әзерлек эшләре башланды.

     Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән «Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешмасы, шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының быелгы нигезләмәсе дөнья күрде.  

Конкурс республиканың социаль-икътисадый үсешенә, мәдәнияткә, рухияткә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау һәм җәмгыятькә тәкъдим итү максатыннан үткәрелә.

Конкурсның  муниципаль (2018 елның 15 ноябреннән 16 декабренә кадәр) һәм зона (2019 елның 21 гыйнварыннан 10 февраленә кадәр) турлары (конкурста катнашу өчен гаризалар 2018 елның 11 ноябренә кадәр кабул ителә) бар. Конкурсның финалы Казанда Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында узачак.

    Бүген  исә районыбызда  Әтнә дәүләт драма театры бинасының кече залында,  әлеге чарага әзерлек максатыннан,  җыелыш узды. Җыелышта  мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, "Ак калфак"ның район бүлекчәсе әгъзалары катнашты.

Җыелышны “Ак калфак” бөтендөнья хатын-кызлар оешмасының Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе Гөлшат Марс кызы Закирова үткәрде.

Әлеге чарада катнашучылар бәйгенең положениесе белән танышып, фикер алыштылар. Районыбызда бу бәйгене үткәрү турында фикерләштеләр. Якын көннәрдә алар әлеге  бәйгедә катнашучыларны барлау белән шөгыльләнәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X