Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эш сәгате кыскарды

Район прокуратурасына авыл җирендә эшләүче хатын-кызларга өстәмә гарантияләр регламентлаучы хезмәт законнары нормаларын аңлату мәсьәләләренә кагылышлы районда урнашкан бер уку йорты буенча мөрәҗәгать керде.

 

Шул рәвешле, тубәндәгеләрне аңлатабыз.

2019 елның 12 ноябрендәге 372-ФЗ номерлы Федераль закон белән Хезмәт кодексына авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга өстәмә гарантияләр бирә торган яна 263.1 статья кертелде.

Бу узгәрешләр 2019 нчы елнын  23 ноябреннән    көченә керде.

Үзгәрешләр нигезендә, эш көне озынлыгы атнасына 36 сәгатьтән артык булырга тиеш түгел, ә шул ук вакытта хезмәт хакы сакланырга тиеш дип курсәтелә. Авыл җирлегендә эшләүче хатын-кызларга  хезмәт хакын саклап калмыйча гына айга бер өстәмә ял көненә хокук ала; эш вакытының озынлыгын кыскартылган атнасына 36 сәгатьтән дә артмыйча билгеләү, хезмәт хакын тулы эш атнасындагы кебек саклап калу мөмкинлеге барлыгы законда языла.

Авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көне Россия Хезмәт кодексы буенча илнең бөтен территориясендә дә билгеләнә. Монын очен төп шарт - хатын–кыз хезмәт куя торган торак пункт, авыл җирлеге категориясенә карарга тиеш.

Законнар буенча авыл җирлеге ул авыл торак пунктлары җыелмасы.
Авыл торак пунктларына авыллар, бистәләр, станицалар, кишлак керә.

Шул ук вакытта торак пунктның саны әһәмияткә ия түгел. Бу кечкенә авылларда яшәүчеләргә дә, зур бистәләрдә яшәүчеләргә дә кагыла. Эш тармаклары буенча чикләүләр дә юк. Кыскартылган эш көненә авыл хуҗалыгында эшләүче хатын-кызлар гына түгел, калган хатын-кызлар да, шул исәптән офис хезмәткәрләре дә дәгъва итә ала.

Закон чыгаручылар раслаганча, закон авыл хуҗалыгында эшләүче һәм куелган эш сәгатеннән тыш эшләргә мәҗбүр булган хатын-кызларның хокукларын яклауга юнәлдерелгән (мәсәлән, чәчү вакытында).

Хәзерге вакытта килгән мөрәжәгать буенча прокуратура тарафыннан тикшерү уткәрелә.

Нурия Сабирҗанова, район прокуроры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев