Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әфган - йөрәк ярасы...

Бу минутларда Олы Мәңгәр мәктәбендә "Әфган - йөрәк ярасы..." дип исемләнгән чара бара.

"Әфган" сүзе бик күпләрне йокысыннан саташтырып уята, бик күп аналарның йөрәгендә мәңгелек яра булып саклана. Җаннарны  тетрәндерә, таш- кыялар арасында башларын салган ир-егетләр хакындагы авыр хатирәләрне яңарта, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир- егетләребезнең җөйләнмәгән яраларын кузгата. Әле тормышның ямен- тәмен дә татып карамаган асыл ир- егетләребезнең гәүдәләре цинк табутларда кайтканны мәңге онытырлык түгел.  

Әфган сугышында Татарстан Республикасыннан 9570 кеше катнашты, 260 сугышчы һәлак булды, 233-е инвалид, 546-сы яраланды һәм контузия алды.

      Әтнә районыннан да бу сугышта дистәләгән ир-егет үз бурычын үтәде.  Икесе   - Олы Мәңгәр авылы егете -  "Кызыл йолдыз" ордены белән бүләкләнгән  Илдар Сафиуллин, Күшәр авылы егете - "батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән  Зөлфәт Хәйруллин    цинк табутта кайтты.  Менә бу батыр егетләребезнең исемнәрен мәңгеләштереп,  районыбызда Илдар Сафиуллин призына ел саен -  чаңгы ярышы, Зөлфәт Хәйруллин призына элек хоккей бәйгесе, хәзер 

волейбол  бәйгесе уза. 

     Олы Мәңгәр мәктәбенә  Әфганстаннан чыгуга 30 ел булган юбилейны билгеләп, Илдар Сафиуллинның якты истәлеге алдында баш ияргә,   районыбызда вакытында кырык кешедән оешкан ( кызганыч дистәләгән егет тыныч тормышта вафат)  Ленар Кәбиров җитәкчелегендәге  әфган ветераннары белән очрашу мәктәпнең гимнын тыңлап башланды. Әлеге чарада Арча-Әтнә хәрби комиссариаты Алмаз Борһанов, район мәгариф бүлеге мөдире Ленар Гарипов, Илдар Сафиуллинның энесе Илфар Сафиуллин, Илсур Шакиров, журналистыбыз Фәридә Филатова  катнаша. 

Әлеге чара Илдар Сафиуллин призына үткәреләчәк чаңгы ярышы белән тәмамланачак.  Бу хактагы  Фәридә Филатова язмасын газетабыздан укырсыз. 

Ф.Филатова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев