Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Габделганиев: Авыл эшкуарларына ярдәм 1,097 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк

Экспертлар Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Югары икътисад мәктәбе экспертлары белән берлектә, ике көнлек стратегик сессия форматында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карады.

Өстәмә тәкъдимнәр арасында федераль проектлар чараларына һәм гамәлдәге Федераль закон нормаларына төзәтмәләр кертү мөмкинлеге карала. Эшләнгән тәкъдимнәр Татарстан илкүләм проектлары һәм стратегия – 2030ны гамәлгә ашыру буенча «юл карталарын»а төзәтмәләр керткәндә исәпкә алыначак.

2019 елдан Татарстан Республикасы икътисад һәм социаль өлкәнең өстенлекле өлкәләренә кагылышлы 49 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнаша.

Беренче өч елда Татарстан Республикасы территориясендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 44 млрд сум бюджет акчасы юнәлдереләчәк, шул исәптән федераль бюджеттан 33,4 млрд сум акча тотылачак.

2019 елга Татарстан Республикасында илкүләм проектлар чараларын финанслауның гомуми күләме якынча 20,6 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән 16 млрд сум федераль бюджет акчасы хисабына.

Шуны да искәртик: шушы көннәрдә 2019-2021 елларга авыл хуҗалыгына ярдәм итү өчен илкүләм проект буенча салынган өстәмә акча турында да билгеле булды.

Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев аңлатуынча, өстәмә чараларны исәпкә алып, 2019-2021 елларга «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча авыл эшкуарларына гомуми ярдәм суммасы 1,097 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк. 
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/27/187038/

Фото редакия архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев