Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов праймеризда катнашты

Бүген Татарстанда, шулай ук безнең Әтнә районда да «Бердәм Россия» нең 6 чакырылыш Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларны башлангыч тавыш бирүе уза.

«Бердәм Россия» партиясе праймеризы нәтиҗәләре буенча ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге төзеләчәк.

Районда биш санау участогы эшли. Районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов та 16.012.01 номерлы хисап участогында партия кандидатлары буенча алдан тавыш бирүдә катнашты. Район басу-кырларында булып, уҗымнар торышы белән танышканнан соң, Бәрәскә мәдәният йортынд аурнашкан 16.012.01 номерлы хисап участогында үз тавышын бирде.

Биредә Габделәхәт Хәкимов праймеризда катнашучы авыл халкы белән аралашты. Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин белән очрашып, хуҗалыктагы төзелеш эшләренең барышы турында сөйләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев