Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исерек хәлдә машина йөртсәң – төрмә?!

2015 елдан нәкъ шулай булмагае. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының законнар буенча комитетының җитәкче урынбасары «Газета. Ru «га әнә шулай дип хәбәр иткән.

Дөрес, бу кабат исерек хәлдә рульгә утыручыларга һәм кабат медицина тикшеренүе узудан баш тартучыларга карата гына кулланылыр кебек. Өстәвенә, законга өстәмәләр һәм үзгәрешләр керәчәк әле. Тутыдан-туры төрмәгә утырталар дип тә уйларга кирәкми. Законда мәҗбүри эшләр яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралыр, диләр. Ә эчкән аракының күләме бернинди роль уйнамаячак. "Эчкәнсең икән, руль артына утырма". - дип саный депутат.

"Без кешеләрне пачкалап төрмәгә утыртырга җыенмыйбыз, бу. Күбрәк, профилактик чара. Әгәр дә кеше аңлы рәвештә транспорт белән исерек хәлдә идарә итүен дәвам итә икән, штраф яки "права"дан мәхрүм итү белән генә котыла алмаячак", - ди ул.

Керерме бу закон гамәлгә, юкмы - әлегә билгесез. Әмма күптән түгел Эчке эшләр министры урынбасары Виктор Кирьянов: "Бүген исерек йөртүчеләр өчен җәзаның яңа, катырак чаралары кирәк", дип белдергән. Төрмәгә утырту шул чараларның берсе булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: интернеткүзәтү