ФАПлар яңартыла
"2011-2012 елларга ТРсәламәтлекне модернизацияләү" программасы нигезендә дәүләт тарафыннан күп кенә объектларга капиталь ремонт үткәрелеп, аларның күбесе яңабаштан җиһазлана. Безнең район да искәрмә түгел.
Программаның өстенлекле юнәлеше булып фельдшер-акушерлык пунктларын төзекләндерү, аларның материаль-техник базасын ныгыту тора. Районыбызда 27 шундый пункт гамәлдә. Һәм аларда 30лап урта медицина хезмәткәрләре - фельдшерлар халыкка хезмәт күрсәтә. Биналарының да төрлесе бар, тик шунысы мәгълүм, соңгы 3 елда аларның базасы планлы рәвештә ныгытыла. Чыгымнарны киметү максатыннан, Түбән Көек, Олы Бәрәзәдә социаль үзәк ачылгач, ФАПлар мәктәп, мәдәният бүлекләре белән берлектә бер түбә астына кертелде. 1 ФАП - Күшәрдәгесе капиталь ремонтланды. Комыргуҗа, Яңа Шашы, Кышлау, Олы Мәңгәр, Кызыл Утар медпунктлары да элегрәк төзекләндерелде.
Агымдагы елда максатчан программа нигезендә тагын 8 ФАП ремонтланырга тиеш, шуның бишесе инде эшләнә. "Чишмәле Сапта ремонт бетте. Күңгәрдә күптән беткән иде, тәрәзәсен генә алыштырасы бар. Чембулатка аннан соң тотынабыз, Ташчишмәдә фельдшер акушерлык пунктында ремонт бетте, вак-төяк буяу эшләрен башкаралар. Комыргуҗада ремонт башланырга тора, акчасы күчерелгән. Әйшиязда да ремонт бара дип әйтимме, аның да материаллары, акчасы килде, эшли дә башлаганнар иде, туктадылар, бүгенге көндә эшләргә кеше эзлиләр. Бәхтиярдагысын да эшләргә җыенабыз. Әлеге төзекләндерү эшләрен башкару өчен быел ФАПларның бишесенә хөкүмәт акча күчерә, авыл җирлеге эшләтә, без контрольлек итәбез. Төзекләндерү эшләре агымдагы елның ахырына бетәргә тиеш. Ә калган өчесенә акча соңрак, аннан соң киләсе..." - дип сөйли район үзәк хастаханәсенең баш табибы Азат Харис улы Гарипов. Санап үтелгәннәрдән тыш Ары авылында да яңа ФАП эшләнәсе. Анысын Азнакайдан килеп модуль белән төзиселәр. "Материалларын төяп киләләр, әзер фундаментка утыртып, өеп китәләр. Урыны әзерләп куелган, суын казыйсы бар, газ янәшәсенә килгән. График нигезендә әлеге эшләр сентябрьдә башкарылырга тиеш иде. Арыдагы юлларның асфальт түгеллеген, кереп булмаслыгын аңлаткач, алданрак, август ахыры, сентябрь башларында эшләргә ризалаштылар", - дип аңлата җитәкче. Әлеге өстенлекле программа нигезендә 2013-2014 елларда тагын өч ФАП - Күлле Киме, Күәм, берсе төгәл хәл ителеп бетмәгән, яңа төзелә торган клублар белән бер түбә астына кертеләчәк. Киләсе елга Бәрәскә белән Югары Сәрдә авылындагы ФАПларга да ремонт каралган.
Шунысы да мәгълүм булсын, узган ел нәтиҗәләренә күз салсак, бер фельдшер елына 283 кешегә хезмәт күрсәткән, ә бер кеше фельдшерга елына 10 мәртәбә мөрәҗәгать иткән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.4400
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.16500
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.5200
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.9400
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.5700
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.7700
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.12900
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.11300
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.55100
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33800
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.5200
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.55100
-
23 май 2022 - 13:20"Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы , 15 май Гаилә көне уңаеннан һәм милли туй гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау максатыннан китапханәбезнең уку залында туй йолалары һәм гореф гадәтләренә багышланган " "Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды.52801
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.52800
-
23 май 2022 - 11:30“Сибгат Хәкимнең авылга кайтуы” Сибгат Хәким музеена Күәм урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән экскурсиягә килделәр.35200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика