Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанның Оренбург трактында тизлекне 110 километрга кадәр арттыру планлаштырыла

Тизлек режимы Столбище бистәсенә борылудан алып аэропорт борылышына кадәр юл участогында арттырылачак.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанның Оренбург трактында юлдагы тизлекне сәгатькә 110 километрга кадәр арттыруны рөхсәт итәргә планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов хәбәр итте.

Столбище борылышыннан алып аэропорт борылышына кадәр участокта тизлек режимын арттыру планлаштырыла.

«Без анда яхшы юл булуын беләбез. Безне борчый торган бердәнбер нәрсә – анда җәяүлеләр кичүе һәм тукталышлар бар. Якын арада тизлек режимын арттыру карары хәл ителер дип уйлыйм», — диде Габдрахманов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тизлек режимын үзгәртүләр көзгә кадәр гамәлдә булачак.

«Татар-информ» җәен Татарстанда берничә трассада сәгатенә 110 километр тизлек белән йөрергә рөхсәт ителәчәген хәбәр иткән иде инде. Тизлек режимын үзгәртү Казан — Яшел Үзән трассасында Идел аша күпердәге чишелешләрдән соң, шулай ук Мамадыш трактында һәм Горький шоссесындагы юл участокларына кагыла.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/24-07-2020/kazanny-orenburg-traktynda-tizlekne-110-kilometrga-kad-r-arttyru-planlashtyryla-5758994

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев