Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халыкара хокук Татарстан Конституциясенең нигезе булды, дип саный Марат Галиев

ТР Дәүләт Советының иң өлкән депутаты республика Конституциясенең 27 еллыгына багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты.

(Казан, 6 ноябрь,» Татар-информ", Динара Прокопьева). Татарстан 27 ел элек кабул ителгән үз Конституциясенең нигезенә халыкара хокук алды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев белдерде.

» Төп Законны – ТР Конституциясен эшләү мәсьәләсе килеп тугач, халыкара хокук әлеге документның алымнарын һәм конструкцияләрен формалаштыру өчен нигезгә әверелде", – дип ассызыклады парламентарий.

«Без Россия Федерациясеннән бер ел элек Конституцияне кабул итсәк тә, кеше хокуклары бүлекләре бертөсле иде диярлек. Бу әлеге хокукларны шактый төгәл формалаштыра алуыбыз турында сөйли», - дип өстәде ул. Һәм Россия Конституциясенең 1993 елның декабрендә кабул ителүен искәртте.

Галеев фикеренчә, федераль үзәк ярдәмендә формалаштырылган һәм Татарстанга уңай үсеш мөмкинлеге бирә торган иҗади режим – 27 ел элек Конституцияне кабул итү нәтиҗәсендә республика эшләгән капитал.

Бүген Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 27 ел тула. 1992 елда республика парламенты Төп Законны кабул итү өчен Россия төбәкләре закон чыгару органнары арасында беренчеләрдән булып тавыш бирде.

ТР Дәүләт Советында " республика Конституциясе – хәзерге Татарстанның уңышлы үсеш нигезе»темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Аны республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин үткәрә. 

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/11/06/667647/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев