Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатынын абыйсы белән "тоткан" ир дүрт кешене харап иткән

Җанөшеткеч бу хәл Башкортостанның Благовар районында булган.

Чишмә районара тикшерү бүлеге Благовар районында яшәүче 33 яшьлек кешегә карата җинаять эше кузгаткан. Ул "Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү һәм аны кылуга омтылу" мәддәсе буенча гаепләнә.

Төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, алдагы көнне иртән тикшерү бүлегенә Благовар районындагы шәхси йортта 39 яшьлек ир һәм 66 яшьлек хатын-кызның мәетләре табылуы турында хәбәр килгән. Моннан тыш, дәваханәгә вакыйга урыныннан 51 һәм 45 яшьлек ике хатын-кызны пычак яралары белән китереп җиткергәннәр.

Хокук сакчылары шикләнелүчене оператив рәвештә тоткарлый ала. Ир үз гаебен таный.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә канкойгыч фаҗиганең башлангыч версиясен хәбәр итәләр: Алексеевка авылында биш кеше табынга җыелган. Өстәл артына 34 яшьлек ир, аның белән яшәүче 45 яшьлек хатын, аның 66 яшьлек әнисе, ирнең 39 яшьлек абыйсы һәм 52 яшьлек күршесе булган. Күпмедер вакыттан соң ир өенә кайтып киткән. Ә яңадан килеп кергәч, өйдәш хатынын абыйсы белән бер түшәктә булуын күргән. Ачулы ир пычакка тотынган һәм өйдәге барлык кешегә ташланган.

Җинаятьченең абыйсы һәм өйдәшенең әнисе алган яралардан шунда ук үлә. Өйдәше белән күршесе дәваханәгә озатыла.

"Ир качарга була. Әмма Благовар районы полициясе хезмәткәрләре элек хөкем ителгән ирне Уфага китеп барганда трассада тоткарлады", - дип хәбәр итәләр ведомствода.

Автор: Резида Валитова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Hatinin-abiysi-bel-n-totkan-ir-d-rt-keshene-harap-itk-n-387370/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев