Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хокук бозуларга тиешле чаралар күрелде

9 декабрьдә билгеләп үтелүче Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан без район башлыгы, шул ук вакытта коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе рәисе булган Габделәхәт Гилемхан улы Хәкимовка коррупциягә каршы тору өлкәсендә җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

 - Габделәхәт Гилемханович, 2020 елда районда коррупциягә каршы тору өлкәсендә башкарыла торган эшне ничек бәялисез һәм агымдагы елда коррупцияне профилактикалау максатларында нинди чаралар күрелә?

- Дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан коррупциягә каршы тору өлкәсендә РФ законнарын камилләштерүгә карамастан, коррупцияне булдырмау буенча тулы бер чаралар үткәрелде һәм үткәрелә. Агымдагы елда җирле үзидарә органнары тарафыннан теге яки бу дәүләт Һәм муниципаль хезмәт алган гражданның, кирәкле документлар пакетын җыйганда, коррупция ситуациясенә эләгергә мөмкин булган хәлләргә аерым игътибар бирелде. Шунысы куанычлы, хәбәрләр яки мөрәҗәгатьләр рәвешендә мондый очраклар булмады.

Беренче чираттагы чараларның берсе булып җәмгыятьтә коррупциягә каршы тәртипкә түземсезлек булдыру-коррупцияне кисәтү тора. Монда коррупциячел хокук бозулар өчен җаваплылык турында мәгълүмат бирү, ягъни семинарлар үткәрелү, муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар өчен, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре өчен төрле методик материаллар һәм белешмәлекләр эшләү керә.

Коррупцияне профилактикалау өлкәсендәге эшчәнлекнең төп юнәлешләренең  берсе - РФ һәм ТР законнары таләпләренә җавап бирә торган муниципаль норматив-хокукый актларны кабул итү. Моның өчен, мин имзалаган боерык нигезендә, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрә.

Карар нигезендә коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы затлар билгеләнде, бу-эш урынында вазыйфаи затлар, мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмаучы шартлар тудыру өчен җаваплы.

2019 елның 12 февралендә Әтнә район Советы карары нигезендә районның җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренең этика һәм хезмәт тәртибе Кодексы кабул ителде. Муниципаль хезмәткәр эшкә алынганда әлеге Кодекс белән таныша һәм үз хезмәт эшчәнлегендә аларны үтәргә тиеш.

 - Габделәхәт Гилемханович, 9 декабрьдә билгеләп үтелүче Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан районда нинди чаралар үткәрелә?

- Бу датаның әһәмиятлелеген исәпкә алып, агымдагы елның 25 ноябрендә күрсәтмә нигезендә гомуми белем бирү учреждениеләрендә, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, иҗтимагый оешмаларны һәм авыл җирлекләрен колачлаган чаралар планы расланды. Коррупциягә каршы тематика буенча ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре үткәрелә, укучыларның хокук саклау органнары, районның иҗтимагый берләшмәләре, прокуратура һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре белән очрашулары оештырыла.

Агымдагы елның ноябрендә Әтнә муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме булып китте. Сез төркемнең башкарылган эшен ничек бәялисез?

- Республика эксперт төркеменең максаты, барыннан да элек, районның җирле үзидарә органнарына практик һәм методик ярдәм күрсәтү иде. Эксперт төркеменең эшләре тиешле дәрәҗәдә башкарылды дип бэя бирер идем, чөнки кайбер вазыйфаи затлар эшендәге җитешсезлекләр оператив рәвештә төзәтелде һәм алга таба мондый хокук бозуларга юл куймау буенча тиешле чаралар күрелде.

- Сез ничек уйлыйсыз, безнең районда коррупция дәрәҗәсе үзгәрдеме?

- Әлеге сорауга җавап биреп, иң беренче чиратта, агымдагы елда Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан халык сораштыруыннан чыгып карарга кирәк, ә аларның нәтиҗәләрен без бары тик 2021 елның февралендә генә белә алабыз. Әлеге сораштыру нәтиҗәләре “Әтнә таңы” район газетасында бастырылачак  һәм районның рәсми сайтында урнаштырылачак.

Төрле чаралар һәм методлар белән коррупцияне бетерү мөмкин түгел, коррупцияне кисәтү даими үткәрелергә тиеш. Бигрәк тә Әтнә муниципаль районында коррупция турында халык фикерен өйрәнү буенча 2020 елның 1 сентябреннән алып 30 ноябренә кадәр узган рәсми портал аша сораштыруда катнашкан барлык район халкына рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сораштыру нәтиҗәләре турында без агымдагы елның декабрендә, Коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясе утырышында анализ үткәреп, нәтиҗәләрен район газетасында һәм район сайтында хәбәр итәчәкбез.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә​

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев