Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Китап" радиосында җыр да, әдәбият та була

Баш редактор Алмаз Миргаязов, радиода яхшы музыка белән бергә зәвыклы сәнгать әсәрләре яңгырар, дип вәгъдә бирде.

“Хәзер үк түгел, әмма ел ахырына җыр белән әсәрләр бергә бер нисбәтендә яңгырый башлаячаклар”, - дип саный ул. Әлегә әсәрләр күләме барлык репертуарга карата өчтән бер тирәсе генә. Моны бары башлангыч чор кыенлыклары белән генә бәйләргә кирәк.

Бүгенге көндә радиотапшыруларның өчтән икесе – җыр-музыкадан тора. Аның да дүрттән берен ретро-җырлар тәшкил итә, Кечкенәдән ишетеп үскән, татар халкы “сандугач”лары, әйтик, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев тавышы яңгыраячак. Радиостанция җитәкчесе әнә шулай диде. “Шул ук вакытта элекке хитларны яңадан башкаручылар да бар. Алар да бик оста башкаралар, архивта андый җырлар да күп”, - ди җитәкче. Моннан тыш, узган гасырның соңгыунеллыгы башында популярлашкан җырчылар - Салават Фәтхетдинов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Габделфәт Сафин, Хәния Фәрхи бүген дә бик яхшы җырлары белән эфирда яңгыраячаклар.

“Алар гына да түгел, заманча җырларга да урын табыла. 1-2 сәгать эчендә бер тапкыр булса да, аларны да куябыз”, - ди Алмаз Миргаязов.

Чыганак: https://apps.apple.com/ru/app/милли-радио-китап/id1510285607

Чыганак: https://play.google.com/store/apps/details?id=com.tatmediaradio&hl=ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев