Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комыргуҗада - яңа административ бина

Районыбызда төзелеш эшләре дәвам итә.

Олы Мәңгәр авылында мәдәният йорты яңартылу турында язып узган идек. Биредә эшләр инде төгәлләнүгә таба бара. Күлле Киме мәктәбендә ремонт эшләре башланырга тора. Комыргуҗа авылында да мәктәп бинасын быел зур үзгәрешләр көтә. Ә менә авыл советы өчен административ бина бик тиздән аякка да басар кебек. Һәрхәлдә, биредә бүгенге көндә эш бик кызу темплар белән бара.
– Биредә төзелеш эшләрен май аенда башлап җибәрдек, – ди обьектны төзүче Арча МСО оешмасы прорабы Алмаз Рәхимов. – Фундамент салдык, стенасын өеп менгердек – егетләр бик тырыш. Ташчылар бригадасы эшли биредә.
Авылның Чыпчык ягыннан килгән юл өстендә күтәрелеп килгән бик матур, җыйнак бинага күпләр игътибар иткәндер. Дөрестән дә, заман таләпләренә туры китереп төзелә ул. Ерак түгел – берничә ел гына элек аякка баскан мәдәният йорты. Дәүләт программасына нигезләнеп төзелгән мондый мәдәният йортлары берничә булса, авыл җирлеге өчен аерым административ бина беренчесе генә әле районда. Фельдшер-акушерлык пункты да бу урамның бизәге.
Моңарчы Комыргуҗа авыл советы “Шахтер” күмәк хуҗалыгы идарәсендә, икегә бүленгән зур бүлмәдә урнашкан иде, – ди авыл җирлеге башлыгы Фәнис Низамиев. – Яңа бинада исә һәр хезмәткәр – җирлек башлыгы, бухгалтер һәм башлык урынбасары өчен аерым кабинетлар булыр дип көтелә. Шул ук вакытта бу бинаны җылыту өчен “котельный”, санузел, архив бүлмәләре дә булачак. Исән-сау эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев