Әтнә таңы

Куркынычсызлык каешын тагырга онытма!

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.

Кичә үткән рейд барышында барлыгы алты протокол төзелгән.

Нәтиҗәләре түбәндәгечә.

Реклама

Ике машина йөртүче - куркынычсызлык каешын такмаган, ике машина йөртүченең - страховкасы булмаган, бер машина йөртүче - полиция хезмәткәрләренә туктамаган һәм бер  машинаның - номерлары чиста булмау сәбәпле протокол төзелгән.

Кызганыч юл - йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары һаман кимеми. Юлларда игътибарлы булыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: