Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кычытканнан файдалы ашлама

Кычытканны орлыгы өлгергәнче җыярга кирәк, шул чакта гына аның файдасы бик зур.

Кулларны әчеттереп "әтәләсә" дә, кычыткан бик файдалы үсемлек. Ул чәч коелудан файда итә, иммунитетны ныгыта. Ә менә аның әчетелгән суы помидор, борыч , баклажан кебек үсемлекләр өчен бик файдалы. Ул - органик ашлама булып тора. Кычытканнан әзерләнгән катнашмада азот элементлары, фосфор тозлары, калий, микроэлементларның тулы комплексы, гумин кушылмалар бар.Аның белән яшелчәләргә ашлама булган сыеклык әзерләү өчен җыелган кычытканны берничә өлешкә вакларга кирәк.  Пластик мичкәне ( тимер савытлар кулланмаска тырышыгыз) биш килограмм тирәсе кычыткан белән тутырыгыз, өстенә 100 литр су салыгыз, өстен полиэтилен белән каплап куегыз. Полиэтиленны берничә җирдән тишкәләп куегыз. Мичкәне җылы урынга куеп 2 атна тирәсе тотыгыз. Кояшлы урында булса тагын да әйбәт. Бу катнашма өстендә күбек барлыкка килсә, димәк , процесс башланган. Әзер булган катнашманы сөзеп, 1:10 хисабыннан чиста су белән кушабыз һәм яшелчәләргә сибәбез. Әзерләве кыен түгел, ә файдасы искиткеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев