Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кырмыска белән уңышлы көрәш ысулы

Кырмыскалар теплицага башка "якын килмәделәр" - 6 ел эчендә бер генә тапкыр да сынатмаган көрәшнең нәтиҗәле ысулы

 

Теге яки бу бөҗәкләр үсемлекләргә төрлечә зыян китерергә мөмкин. Кырмыскаларга җентекләбрәк тукталыйк әле, чөнки аларның гәүдәләре кечкенә булса да, зыянны шулай ук күп китерергә мөмкиннәр.

Теплицадагы кырмыскалардан ничек арынырга кирәклеген карап узыйк.

Традицион ысул

Теплицада кырмыскалардан котылу өчен әнис, канәфер, әрем утырту да җитә. Кырмыскалар исләрне авыр кичерәләр, шуңа күрә төрле хуш исле үсемлекләр алар өчен ниндидер киртә булачак.

Чичьюгында, мөстәкыйль рәвештә әрем төнәтмәсе әзерләргә була. Моның өчен 300 грамм коры әрем үләне алырга һәм өстенә 1 литр кайнар су коярга кирәк. Суынганнан соң 10 литр суга шул катнашманы өстәп, теплицадагы культураларга сиптерегез.

Моннан тыш, химик саклану чараларын кулланырга мөмкин. Мәсәлән, бор кислотасын кулланырга була, аны оя янына яки кырмыска сукмагына сибәләр.

Халык ысуллары

Барыннан да элек, кырмыска ояларындагы йөрү юлларына чиста үсемлек мае сибегез, бу бөҗәкләрнең хәрәкәтенә каршылык тудыра. Моннан тыш, ояга һәм оя тирәсендәге йөрү юлларына коры горчица яки горчица порошогы, көл яки кызыл борыч сибәргә мөмкин.

Кырмыскалар баллыны бик яраталар, шуңа күрә сезгә варенье ярдәм итәчәк. Вареньены чүпрә белән болгатыгыз. Шуннан соң, кырмыска оясы янына салыгыз. Аны ашаган кырмыскалар балаларын ашатмаячаклар.

Тиздән кырмыскалар теге яки бу алымнарны кулланып көрәшә торгач, тулысынча юкка чыгарлар.

Чыганак: https://zen.yandex.ru/media/dnevnik_sadovoda/muravi-bolshe-ne-podhodili-k-teplice-effektivnyi-sposob-borby-kotoryi-za-6-let-ni-razu-ne-podvel-5ecff2861cc2ac6b0e6ce100?&utm_campaign=dbr

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/муравьи-природы-вши-насекомое-4848869/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев