Әтнә таңы

Кышка тәмле салат

Бу рецептны әниемнең дәфтәреннән таптым,бик тәмле килеп чыга.

3 кг помидор,
1 кг болгар борычы,
1 кг суган,
5 шт кишер,
300 гр үсемлек мае,
2 аш кашыгы тоз,
2 аш кашыгы 9%уксус,
1стакан өймичә песок.
Помидор белән болгар борычын,саламлап турыйбыз,суганны ярым боҗралап,кишерне эре угычтан уабыз.Тоз,песок,май, уксус ны салып болгатабыз һәм кайнарга куябыз.Кайнап чыккач 20-30 мин болгатып торып пешерәбез.Кайнар килеш стер.банкаларга тутырабыз,өстен җылы әйбер белән каплап суытабыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: