Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ларионова: илнең дәүләт сәясәтендә гаиләнең өстенлеге-иң дөрес карар

Ларионова: илнең дәүләт сәясәтендә гаиләнең өстенлеге-иң дөрес карар.

Россия Конституциясендә гаилә институты, гаилә кыйммәтләре һәм балачак мәсьәләләрен ныгыту аерылышуларның артуы һәм туучылар санының кимүе белән көрәштә мөһим адым булып тора. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында әнә шундый фикер белән уртаклашты.

«Безне Россия буенча аерылышулар арту, туучылар саны кимү, халыкның тормыш озынлыгы түбән булу белән бәйле проблемалар борчымый кала алмый. Шуңа бәйле рәвештә, бүгенге көндә гаилә институты, гаилә кыйммәтләре, балачак мәсьәләләре закон белән ныгытыла, минемчә, чыннан да бик мөһим. Илебезнең дәүләт сәясәтендә гаилә һәм балаларның өстенлеге-иң дөрес карар»,-дип сөйләде ул «Татар-информ»МА.

Ларионова шулай ук илнең Төп Законында яшьләр сәясәтен беркетүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм Татарстанда Россиядә беренче тапкыр Яшьләр эшләре буенча министрлык булдырылганын искәртте. "Һичшиксез, яшьләр сәясәтен ныгыту — бөтен ил территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда бердәм якын килүне җайга салу һәм формалаштыруга бик мөһим һәм  вакытлы  адым», — дип нәтиҗә ясады ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/23-03-2020/larionova-prioritet-semi-v-gosudarstvennoy-politike-strany-samoe-vernoe-reshenie-5730580  файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев